Инглиз язучысы, «Мэри Поппинс», «Мэри Поппинс возвращается», «Мэри Поппинс открывает дверь» әкияти повестьлары авторы Памела Линдон Трэверсның (Хелен Линдон Гофф) тууына 120 ел (1906–1996) (+6)

Памела Линдон Трэверс (чын исеме Хелен Линдон Гофф) – инглиз актрисасы һәм язучысы, Мэри Поппинс турында балалар китаплары сериясе авторы буларак танылган.Хелен Гофф Мэриборода, Австралиядә, банк идарәчесе гаиләсендә туа.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул Эшфилдта Норманхерст кызлар мәктәбенә йөргән. Аның поэмалары егерме яше дә тулмаган вакытында – Австралиянең «Бюллетень» (The Bulletin) журналында басылып чыга. Ул шулай ук музыка белән дә шөгыльләнгән.
Хеленга 17 яшь тулгач, ул актриса булу өчен Сиднейга (Австралия) китә. Нәкъ менә шул вакытта ул беренче тапкыр «П.Л. Трэверс» тәхәллүсен ала. Ул Шекспир пьесаларында уйный, журналист булып акча эшли.
Памела гомеренең соңгы көннәренә кадәр оккультизм белән мавыга.
1934 елда «Московская экскурсия» дигән җыентык – эссесын чыгара.
Бервакыт аңа ике бала белән утырырга туры килә. Алар өчен ул саквояжда әйберләр киеп йөргән һәм кулында сабында попугай башы булган кулчатырлы тәрбияче турында бер тарих уйлап таба. 1934 елда «Мэри Поппинс»ның басылып чыгуы аның беренче әдәби уңышы була.
Китапның дәвамы: «Мэри Поппинс возвращается»(1935), «Мэри Поппинс открывает дверь»(1944), «Мэри Поппинс от А до Я»(1962).
1977 елда аңа Британия империясе ордены офицеры исеме бирелә.
Язучы 1996 елның 23 апрелендә Лондонда вафат була. Үлеменең сәбәбе эпилепсия була.

Поделиться: