«Уку белән мавыгучылар» күңелле карбыз бәйрәме (0+)

3 августта тәмле бәйрәм – Карбыз көнен, ә 9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көнен бәйрәм итәләр.  
3 һәм 4 августта 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь укучыларын бу ике бәйрәмне бергә бәйрәм итәргә чакырды. 

10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением» (1)
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением» (2)
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением» (4)
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением» Игра «Похвали арбуз»
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением». Игра «Арбузные гонки»
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением». Участники мероприятия
10ф. Весёлый арбузник «Увлечённые чтением»

Чарада катнашучылар карбызны ничек итеп үзләштерүләре, аның дөнья буйлап таралуы, Россиягә ничек килүе, аның файдасы турында белде, карбыз турында аз билгеле булган серләрне һәм кызыклы фактларны ишетте. 
Аннан соң балалар «Уңыш җый», «Музыкаль кисәк», «Карбызны макта», «Карбыз ярышлары» һ.б. уеннар һәм бәйгеләрдә катнашты. Китапханәче балаларны карбыз турында сүз бара торган әдәбият белән таныштырды.  
Шулай ук кәгазь карбызны «кискәләделәр», аның кисвкләренә язылган күңелле биремнәрне бик теләп башкардылар. 
Карбыз бәйрәме күңелле һәм гөрләп узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: