«Шәһәремдә – язмышым» әдәби бәйрәме (6+)

Барлык шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын 6 август көнне Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда узачак һәм Шәһәр көненә багышланган әдәби бәйрәмгә чакырабыз. Быел без ике әһәмиятле датаныбилгеләп үтәбез: күп кенә тарихи вакыйгалар шаһите, бай гореф-гадәтләр һәм Чаллының кабатланмас рухын саклаучы яраткан шәһәребезнең 400 еллыгы һәм хезмәт батырлыгы, инженер уй-фикерләре һәм төбәгебезнең бөек сәнәгате символы булган беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгуга 50 ел.  
Бу көнне чарага килүчеләр танылган Чаллы шагыйрьләре һәм язучылар белән аралаша алачак. Берсе артыннан берсе матур концерт номерлары бәйрәм рухы тудырачак. «Ирекле микрофон» мәйданчыгында Чаллы язучылары, шагыйрьләр һәм бардлар үтеп баручыларны үз иҗатлары белән сокландырачак — шәһәрнең данлы тарихы һәм легендар «КАМАЗ» заводы белән илһамланган шигырьләр укыячак һәм җырлар башкарачак.
Китап сөючеләр буккроссинг зонасында күңелләренә хуш килгән әсәрләр сайлап ала алачак. Яшь кунаклар өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырылачак — балалар шәһәр һәм «КАМАЗ» юбилеена багышланган истәлекле сувенирлар ясый алачак. 
«Кама сулары киңлегендә» дигән китап күргәзмәсе кызыклы китаплар һәм матур фотоальбомнар тәкъдим итәчәк — китапханәчеләр Чаллының дүрт гасырлык тарихы чорлары һәм, «КАМАЗ» автогигантының үсеше мәңгегә шәһәр язмышы белән үрелүе турында сөйләп, күргәзмә янында күзәтү һәм әңгәмә алып барачак.  
Барлык теләге булганнар – балалар да, өлкәннәр дә – «Сез үзегез яшәгән шәһәр турында беләсезме?» викторинасында катнаша алачак: катнашучыларга туган шәһәр тарихың. мәдәнияте, әдәбияты һәм гореф-гадәтләре, шулай ук беренче «КАМАЗ» чыгарылу һәм сәнәгать үзәгебезнең үсеше белән бәйле җитди һәм күңелле сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

 Сезне бәйрәмдә көтеп калабыз!

Поделиться: