«Тукайны укыйбыз!» акциясе (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мәдәният һәм ял паркында һәр узып баручыга, бер минутка тукталып, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның яраткан әсәрләрен – дулкынландыргыч шигырьләрдән алып танылган әкиятләренә кадәр кычкырып укырга тәкъдим итте. Акциядә катнашучылар өчен китапханәчеләр Тукайның рус һәм татар телләрендәге басмаларыннән торган матур китап күргәзмәсе, һәм шулай ук һәрбер теләге булган кеше күңеленә хуш килгән текстны җайлы гына сайлап ала алсын өчен, өзекләр белән карточкалар әзерләгән иде. 
Чара барышында китапханә хезмәткәрләре укуны оештырып кына калмады, ә шагыйрь тормышы турында кызыклы фактларны һәм аның иҗатының дөнья әдәбиятында тоткан урыны, әһәмияте турында да сөйләде. Акциядә катнашучыларның һәрберсе китап белән тере аралашудан бик күп уңай хисләр һәм ачык һава астында үзен зур әдәби вакыйганың бер өлеше итеп тою мөмкинлеге алды. Шәһәрдәшләр һәм шәһәр кунаклары бергәләп, Тукайның үлмәс юлларын искә төшерү өчен, акциягә кушылды.

 

Поделиться: