«Яраткан китапларны искә төшерү көне» әдәби акциясе (6+)

31 июльдә Яраткан китапларны искә төшерү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн – үзеңнең яраткан әсәрләреңне искә төшерү өчен бик яхшы сәбәп. 
Әдәби акциядә катнашучылар үзләренең яраткан китапларын искә төшерде, ни өчен нәкъ менә шул китапны яратулары, һәм аның аларны нәрсәгә өйрәтүе турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр кызыклы китаплар, яраткан әдәби геройлары һәм аларның маҗаралары турында кичерешләре белән уртаклашты. 

13 ф. 31.07.26 День воспоминания любимых книжек фото 1
13 ф. 31.07.26 День воспоминания любимых книжек фото 2
13 ф. 31.07.26 день воспоминания любимых книжек фото 3

Акциянең нәтиҗәсе уртак илһам булды: күп кенә балалар яраткан китап битләрен искә төшерергә һәм алар кайчандыр үзләре ачып укыган һәм гаҗәеп әдәбият дөньясын ачкан китапларны янәдән укырга дигән фикергә килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: