Сәнгатькә ике караш: китапханәдә яшь талантлар һәм остаз-рәссамнарның күргәзмәләре ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә һәрберсе үзенчә кызыклы һәм сокландыргыч булган ике төрле пландагы экспозиция эшен башлады.

Беренче күргәзмә — «Петербургның аквачынбарлыгы»
Бу Россиянең мәдәни башкаласында үткән «Яшь рәссам» пленэр программасы нәтиҗәсе. Нева буендагы шәһәрдән алган үз кичерешләрен тәҗрибәле педагог Гүзәл Таһир кызы Шәрәфетдинова җитәкчелеге астында 2 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары акварель эшләрендә чагылдырды. Яшь талантлар Петербургның мәһабәт архитектурасын һәм кабатланмас рухын гәүдәләндерде.
Күргәзмәдә катнашучылар белән иҗади очрашу 12 августта 15:00 сәгатьтә узачак.

Икенче күргәзмә — «Онытмагыз! еллар аша, гасырлар аша…»
Бу Халыкара педагог-рәссамнар берлеге тарафыннан Алабуга шәһәрендәге V Бөтенроссия пленэры нәтиҗәләре буенча булдырылган күчмә проект. Экспозиция Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү батырлыгы гимнына багышлана. Героик үткәннәргә хөрмәт һәм хәтер белән тулы эшләр беркемне дә битараф калдырмас. 
Авторлар белән иҗади очрашу 14 августта 15:00 сәгатьтә узачак.

Теләге булганнарны күргәзмәләр белән танышырга, сәнгать дөньясына керем чумарга һәм сәнгать аша тарихның бөеклеген тоярга чакырабыз. 

Керү ирекле.

Поделиться: