«Иске дуслар кире кайта» рус халык әкиятләре буенча әңгәмә-уен (6+)

22 июльдә 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен рус халык әкиятләре дөньясына багышланган «Иске дуслар кире кайта» дигән чара узды. Китапханәче балаларга әкиятләрнең ни өчен нәкъ менә без ияләнгәнчә яңгыравы, һәм әкият дөньясына ишек ачучы тылсымлы сүзләр турында сөйләде. Аннан соң чын маҗаралар башланды!

IMG_20260722_110733_873
IMG_20260722_110821_782
IMG_20260722_110821_787
IMG_20260722_110821_799
IMG_20260722_110821_812

Балалар азарт белән уенга кушылды: башта рәсемнәр буенча яраткан персонажларын таныды, ә аннан соң әкиятләрне «төзәтү»гә кереште. Балаларга геройларны тәртип буенча тезү һәм кемдер бутарга өлгергән сюжетларны дөресләргә кирәк булды. Активлыклар да булды, әлбәттә: әкияти күнегүләр вакытында укучылар персонажларның хәрәкәтләрен белеп кенә калмады, үзләре дә аларны күрсәтте. Табышмакларга җавапларны тату рәвештә һәм кычкырып әйттеләр. «Теремок» мультфильмын карау чараның кульминациясе булды, ул балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр тудырды. Очрашу азагында барысы да кызыксынып китап күргәзмәсен карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: