Юлия Друнина: фронтовик-шагыйрә

Юлия Друнина 1924 елда Мәскәүдә туа. Әтисе-журналист, тарихчы, ВВС махсус мәктәбенең тарих укытучысы, әнисе немец теле укытучысы, соңыннан китапханәче булып эшләгән. Совет шагыйрәсенең беренче әдәби уңышы «Учительская газета»да басылган «Мы вместе за школьной партой сидели» шигыре була. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул Кызыл Хач җәмгыяте каршындагы ирекле санитария дружинасына языла, госпитальдә эшли.
Фашистлар Мәскәү янында… Юлия беренче тапкыр бомбага тотылды, бу оборона корылмалары салынган Можайск янында була. Үз группасыннан артта кала, адаша һәм санитарка кирәк булган пехота полкы солдатларына юлыга. Алар чолганышка эләгә һәм 13 тәүлек буе фашистлар тылы буйлап үз кешеләре янына үтә. Көз көне ул яңадан Мәскәүгә килә, гаиләсен Төмән өлкәсенең Заводоуковск шәһәренә эвакуациялиләр. Әтисе үлгәннән соң Юлия 2-нче Белоруссия фронты санитар идарәсенә эләгә. Сугышларның берсендә аның муенына снаряд кыйпылчыгы тия. Ләкин кыз яралы солдатларны коткаруын дәвам итә һәм бераздан аңын югалтып егылә. Табиб аңа снаряд кыйпылчыгы йокы артериясеннән берничә миллиметр ераклыкта икәнлеген хәбәр итә. Операциядән соң аны комиссовать итәләр. Ләкин Друнина яңадан фронтка кайта. Псков өлкәсендә, Балтыйк буенда сугышкан. 1944 елның ноябрендә Ю.Друнина каты контузия ала һәм аны тәмам комиссиядән чыгаралар. Куркусыз кыз ике Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Почет Билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1948 елда аның «В солдатской шинели» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1952 елда ул А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Ю.В. Друнина – шигъри җыентыклар, повестьлар авторы. Илнең халык депутаты булып, 1990 елда докладлар белән күп чыгыш ясый, совет чорында булган иң яхшы нәрсәләрне сакларга чакыра. Ләкин аның күңеле мондый кардиналь үзгәрешләргә түзә алмый. Ул 1991 елда вафат була. Шагыйрәгә 67 яшь була.

Поделиться: