«400 ел бергә: тарих уенда» танып белү-уен программасы (6+)

17 июльдә 11 нче санлы китапханәдә Чаллы яшьләре өчен шәһәр тарихының 400 еллыгына багышланган танып белү-уен программасы үтте. Чара туган якны өйрәнүне, интерактив форматларны һәм иҗвди биремнәрне берләштереп, 5-7 яшьлек балаларга үзләре яши торган урынга яңача күз салырга мөмкинлек бирде.  

1784291543631
1784291543647
1784291543667
1784291543701

Программа кыска, әмма үткәннәргә бай экскурс белән ачылды. Мультимедиалы презентация ярдәмендә алып баручылар 1626 елда Чулман елгасы буенда Чаллы авылы барлыкка килүе, аның ничек үсүе, дәрәҗәсен һәм исемен үзгәртүе, һәм XX гасырда илнең автомобиль сәнәгате үзәгенә әверелүе турында сөйләде. Аерым игътибар шәһәрнең күпмилләтле характерына, аның табигатенә, татар һәм рус мәдәниятләре гореф-гадәтләренә, шулай ук һәр яшәүчегә таныш символларга: яр буена, паркларга, монументларга һәм, әлбәттә, «КАМАЗ»га бирелде. 
Программа дустанә ярыш форматында узды, анда төп приз дипломнар түгел, ә яңа белемнәр һәм кичерешләр булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: