«Халык уеннары һәрчак актуаль» фольклор-уен программасы (6+)

15 июльдә, Бердәм фольклор көне бәйрәме алдыннан һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында «Халык уеннары һәрчак актуаль» дигән фольклор-уен программасы. уздырды. Катнашучылар Россия халыкларының гореф-гадәтләре дөньясына кереп чумды: мәкальләрне искә төшерде, табышмаклар чиште, җитезлеккә һәм тапкырлыкка күңелле ярышларда катнашты. 

20260715_124405
20260715_125441
20260715_125747
IMG_0693
IMG_0691

Балалар, «Каз-аккош», «Инешкәй», «Түбәтәй» татар уенын уйнап, борынгы күңел ачулар дөньясына кереп чумды. Башкорт уенында азарт белән аркан тартыштылар һәм калакка йомырка салып йөгерделәр, «Городки» рус халык уенында җитезлектә ярыштылар, кайберләре аны беренче тапкыр уйнадылар. Кунаклар йөгереп, сикереп һәм күңел ачып кына калмады, ә чын кызыксыну белән яңа мәгълүматлар да алды. Уенчылар ата-бабаларыбызның бай мирасына кагылды һәм халык уеннары бүген дә кызыклы, җәлеп иткеч икәнлегенә инанды. Барлык катнашучылар спонсордан — «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзиардәсе рәисе Исаева Светлааы Сергеевнадан татлы призлар алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: