«Без яши торган шәһәр: тарих дәверләре» экскурсиясе (18+)

Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуны бәйрәм итүгә айдан артык вакыт калып бара. 13 нче санлы китапханәнең «Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар шәһәр тарихы белән танышуны дәвам итәргә карар кылды һәм 14 июльдә тарих һәм туган якны өйрәнү музеена килде. Анда «Иске Чаллы» экспозициясен сайлады.

13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город, где мы живем 4
13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город где мы живем 6
13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город где мы живем 3
13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город где мы живем 5
13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город. где мы живем 2
13 ф. 14.07.26 Экскурсия Город. где мы живем 1

Экскурсияне алып баручы хәзерге шәһәр урнашкан җирлек тарихы белән таныштырды, тарихның төп чорлары: Алабуга крестьяннарының Түбән Кама ярларын үзләштерүе, бакыр эретү заводы эше, Чулман елгасындагы пристань, элеватор төзелеше, хәзерге көнгә кадәр эшләүче эре Түбән Кама ГЭСы төзелеше һәм «КАМАЗ» заводлары комплексы турында сөйләде. Экспозициядә Чаллы кешеләренең көнкүреш әйберләре, акчалар, фотолар, шулай ук документлар тәкъдим ителә. Экскурсиядә катнашучылар экскуровод сөйләгәннәрен үз белемнәре белән тулыландырды һәм вакытларын файдалы итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: