«Иделем акчарлагы» XXVI яшь язучылар бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: до 30 сентября 2026 года

Ел саен, 2000 елның 1 сентябреннән башлап, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе яшь татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары өчен «Иделем акчарлагы» дигән бәйге уздыра.

Бәйгенең максаты: яшь буын арасында талантлы шагыйрьләр, прозаиклар һәм драматургларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, һәм шулай ук аларга иҗади үсеш һәм үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрлыгы;
  • «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе;
  • Федераль татар милли-мәдәни автономиясе;
  • Татарстан Республикасы язучылар берлеге.

Бәйге өч этапта уза:
I этап – әсәрләрне җыю (2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк).
II этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләргә бәя (2026 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк).
III этап – йомгаклау. Әсәрләре уңай бәя алган һәм жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган бәйгедә катнашучылар арасында иҗади мәктәп эше (2026 елның ноябре).

Бәйгедә катнашу шартлары:
Бәйгедә Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән яшь язучылар катнаша ала. 
Бәйге ике яшь төркемендә үткәрелә:

  • 14-18 яшьлек авторлар; 19-35 яшьлек авторлар.

Бәйгенең беренче этабына әсәрләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр  https://forms.yandex.ru/u/6a159b4ae010db0d92b56b0f сылтамасы буенча кабул ителә.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:

  • шигърият;
  • проза;
  • драматургия.

Тулырак мәгълүмат ВКонтактедагы: https://vk.com/mc_idel төркемендә.
Өстәмә мәгълүмат:
Телефон: +7 (843) 528-28-22
Е-mail: mc-idel@yandex.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: