«Укы һәм бел» пресс-күзәтү (6+)

Саф һавада яраткан китаплар, журналлар укудан да яхшырак нәрсә бар? Бу урамда вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. 14 июльдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 15/XX йорты ишегалдында «Укы һәм бел» дигән пресс-күзәтү уздырды.

Чарада катнашучылар викторина сорауларына җаввп бирде. Шулай ук кычкырып укулар үткәрелде, балалар «Тошка и компания» һәм «Отчего и почему» журналларыннан кызык һәм танып белү тарихларын укыды, табышмаклар һәм ребуслар, кроссвордлар чиште, матбугат басмаларында тәкъдим ителгән уеннарны уйнады.

IMG_20260610_172507_634
IMG_20260610_172507_691
IMG20250717122541

Чара барысына да бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Балалар журналы – иҗади идеяләр чыганагы, үзеңне күрсәтү, дуслар табу өчен мөмкинлек, уку дөньясына озата баручы ул.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: