«Китаплар белән дус булырбыз» әдәби микс (12+)

Китап – ул могҗизаларның могҗизасы! Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне карыйбыз, соңрак укырга өйрәнәбез. 
10 июльдә 3 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Китаплар белән дус булырбыз» дигән әдәби микс уздырылды.
Очрашуның темасы шаян һәм ямансу, танып белү һәм әкияти, яхшы һәм зирәк китаплар булды. Балалар яраткан китапларын һәм әдәбия геройларын искә төшерде һәм атады. 

IMG_20260609_155033_947
IMG_20260609_155034_035
IMG_20260609_155034_089
IMG_20260609_155035_316

Чара барышында балалар китаплар турында табышмаклар чиште, «Әкият геройларын таны», «Мине тулыландыр», «Кем файдалы киңәш бирде?», «Тартмадагы сораулар», «Әкият исемен таны», «Бу юлларның авторы кем?» викториналары сорауларына җавап бирде, китаплар карады, үзләренең яраткан китаплары һәм геройлары турында сөйләде. Үзләрен кычкырып уку сәнгатендә сынап карадылар һәм башка укучыларны тыңладылар. Китапханәче белән берлектә балалар китаплар безнең белем дәрәҗәсен киңәйтә, безне рухи яктан баета, акылга ризык бирә, үз-үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне аңларга ярдәм итә, яшәргә һәм көрәшергә өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. «Китапханә белән җәй» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чара азагында укучылар китапларын карады һәм өйләрендә уку өчен яңа китаплар алды. 
Чара җылы дустанә рухта узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: