«Фиксиклар белән җәй» уен программасы (6+)

9 июльдә җәйге каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә 43 нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе белән берлектә балалар өчен «Фиксиклар белән җәй» дигән уен программасы уздырды. Балаларга кунакка танылган мультфильм герое – Нолик килде. Башта ул кызларны һәм малайларны күңелле күнегүләр ясарга чакырды. Аннан соң балаларны «Гади арифметика», «Фиксик, катып кал!», «Зарядкасы беткән телефон», «Кораллар», «Ярдәмче-букчаны җый» һ.б. танып белү викториналары, мавыктыргыч бәйгеләр һәм хәрәкәтчән уеннар көтте. Уен программасы «Ярдәмче» биюе белән тәмамланды.

115ф. Лето с Фиксиками Текст
215ф. Лето с Фиксиками Текст
315ф. Лето с Фиксиками Текст
415ф. Лето с Фиксиками Текст
515ф. Лето с Фиксиками Текст
615ф. Лето с Фиксиками Текст

Чара төрле яшьтәге балаларны җыйды, алар маҗаралар һәм күңел ачулар дөньясына кереп чумды. Фиксик балаларга һәрвакыт шулай дус һәм бердәм булып калуларын теләде. Барлык катнашучылар бик күп уңай хиләр һәм күтәренке кәеф алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: