«Хезмәт кешесе» милли премиясе

Премия, белем бирү инициативаларын, остазлык программаларын, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм төбәк кадрлар үзәкләренең үсешен үз эченә алган экосистеманың бер өлеше буларак, Россия Федерациясендә уңышлы тәҗрибәләрне алга этәрү һәм остазлык институтын үстерүгә юнәлдерелгән. Премия иң яхшы профессионалларны: эшчеләр, инженерлар, табиблар, укытучылар һәм эшмәкәрләрне бүләкләү өчен оештырылган. 
«Хезмәт кешесе» милли премиясе өч этапта узачак. Төбәк этабына гаризалар 2026 елның 17 июленә кадәр chelovek_truda@rambler.ru электрон почтасына кабул ителә.
Төбәк этабы җиңүчеләрен билгеләү 2026 елның сентябрендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабы кысаларында «Радиоэлектрон аппаратура монтажнигы» номинациясе кысаларында узачак. Һәр төбәктә номинация буенча лауреатлар саны өчтән артмаска тиеш.

Фндераль этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә яки Мәскәү өлкәсендә 2026 елның 15 декабренә кадәр үтәчәк. Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле  билгеләр алачак.

Нигезләмә

Поделиться: