«Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге» гаилә бәйрәме (0+)

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге» дигән гаилә бәйрәме уздырды. «Гренада» паркында китапханә хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр һәм бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара гаилә һәм никахны яклаучылар булган изге кенәз Петр һәм аның хатыны Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланды. 

share-photo-27134621270
share-photo-27134568022
share-photo-27134686550 (1)
share-photo-27134920022 (1)
share-photo-27134334294 (1)

Балалар ата-аналар белән бергә «Минем гаиләм гореф-гадәтләре», «Һәр гаилә әгъзасын назлы итеп ата», «Мәкальне җый» мавыктыргыч уеннарында һәм бәйгеләрендә актив катнашты. Балалар зур кызыксыну белән гаилә символы – ромашка ясау буенча мастер-класста катнашты. Укучылар бик тырышып асфальтта үз гаиләләрен һәм өйләрен ясады. Гаилә — һәр кеше тормышында иң мөһиме, анда яратырга, җаваплылыкка, кайгыртырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: