«Китаплы җәй» күргәзмә-күзәтү (0+)

8 июльдә җәйге каникуллар вакытында 12 нче санлы китапханә «Китаплы җәй» исеме астында җәйге уку өчен яңа китапларга күзәтү күргәзмәсе үткәрде. Анда танылган балалар язучыларының төрле жанрлардагы кызыклы китаплары тәкъдим ителде. 

2 (1)рпалрпо
2 (2)сорплгне

Бу күңелле тарихлар, маҗаралар һәм рус, татар авторларыныд әкиятләре – мавыктыручы, шаккатыручы һәм укыганнан соң бик күп тәэсирләр калдыручы әсәрләр. Китаплардан кала стендларда «Мурзилка», «Думай Кидс», «Тошка», «Филя», «Сабантуй» һәм «Салават күпере» кебек матур мавыктыргыч журналларны табарга мөмкин булды. Китапханәче балалар өчен күргәзмәгә күзәтү ясады. Барлык балалар үзләре өчен өйдә укырга китаплар сайлый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: