«Гаилә форматы» арт-лабораториясе (6+)

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Гаилә форматы» дигән арт-лаборатория оештырды.
Арт-лаборатория кысаларында ата-аналар һәм балалар матур гаилә кул эшләнәләре ясады, бәйрәмнең тарихы белән танышты, мәхәббәт һәм дуслык турында матур хикәяләр тыңлады, һәм шулай ук, бергәләп иҗат итеп, фантазияләрен күрсәтә алды.

24ф. 08.07.2026 (2)
24ф. 08.07.2026
24ф.08.07.2026

Чараны «Дөнья гаиләдән башлана» дигән китап күргәзмәсе тулыландырды, анда гаилә гореф-гадәтләре һәм иҗади мавыгулар турында әдәбият, шулай ук рус язучыларының гаилә, мәхәббәт һәм гаилә кыйммәтләрен саклау темасына әсәрләре тәкъдим ителде.
Гаилә белән бергә уздырган вакыт үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта һәм бергәләп шатлыкларны кичерергә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: