«Җитди темаларга күңелле уеннар» экологик аланы (0+)

Агач, үлән, чәчәк һәм кош
Һәрчак үз-үзен саклый алмый.
Алар юкка чыгарылса,
Планетада үзебез генә калачакбыз!

1 һәм 2 июльдә 10 нчы санлы китапханә яшь табигать саклаучыларны экологик аланга чакырды. Монда китапханәче балалар белән бергә кешенең табигать дөньясына уңай һәм тискәре тәэсирен искә төшерде. 
Аннан соң балалар бик теләп «Экотуп» һәм «Дүрт табигать күренеше» бәйгеләрендә, «Урман викторинасы»нда һәм «Монда кем артык?» блиц-сораштыруда һ.б. катнашты.

10ф. Экологическая полянка. Участники мероприятия1
10ф. Экологическая полянка. Конкурс «Экомячик»
10ф. Экологическая полянка. Участники мероприятия
10ф. Экологическая полянка. Конкурс «Экологическое лото»
10ф. Экологическая полянка. Знакомство с книгами
10ф. Экологическая полянка. Конкурс «Четыре стихии»
10ф. Экологическая полянка «Лесная викторина»

Чара азагында балалар, әйләнә-тирә мохитне сакларга сүз биреп, үсемлекләр һәм хайваннарны кайгыртырга, шулай ук үзләреннән соң чүп калдырмаска ант итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: