«Олаф дусларын чакыра» уен программасы (6+)

23 һәм 25 июньдә 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балаларына җәйне, кайнар кочаклашуларны, уеннарны һәм балаларны яратучы кар бабай – Олаф янына юл тотарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар «Олафтан кар йомарламнары», «Олаф нәрсә яшергән?», «Ыгы-зыгы», «Олаф хәтере» уеннарында ярышты һәм мастер-класста оригами техникасында уникаль китап кыстыргычы ясады.  

13 ф. 23.06.2026 Игровая программа Олаф приглашает друзей 5
13 ф. 23.06.2026 Игровая программа Олаф приглашает друзей 6
13 ф. 25.06.26 Игровая программа Олаф приглашает друзей 1
13 ф. 25.06.26 Игровая программа Олаф приглашает друзей 2
13 ф. 25.06.26 Игровая программа Олаф приглашает друзей 3
13 ф. 25.06.2026 Игровая программа Олаф приглашает друзей 4

Китап кыстыргычы балаларга китапны укыганда кайсы биттә тукталуын искә төшерүе белән файдалы, шулай ук ул мәктәп яны лагере, китапханә һәм яхшы компаниядә уздырган вакытның күңелле бер истәлеге дә булып торачак.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: