«Әдәби алан» шигъри сәгате (12+)

Ачык һавада җәйге уку залында «Мәйдан» журналының июнь саны чыгуына багышланган иҗади очрашу үтте. 
Чарада танылган әдәбият һәм журналистика эшлеклеләре катнашты: Ризидә Гасыймова — журналист, «Мәйдан» журналының баш редакторы; Айрат Шәйхетдинов — шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы; Зөләйха Минһаҗева — шагыйрә, драматург, педагог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре; Марс Яһудин — прозаик, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре, Татарстан журналистлар берлеге, Россия әдәби фонды һәм Халыкара әдәби фонд әгъзасы; Айрат Суфиянов — шагыйрь, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы; «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары: Рушания Гыйләҗева, Флорит Хәмитов, Илгизәр Әхмәтханов, Шәҗәрә Нургатина, Рәзилә Шәнгәрәева һәм башкалар.

0sjTDxIga47mMIfXRIm2J6oUQKIgH0wTqWzq9T3nhZhpZfOqy28-vuF5s5MZyLnung4LnWE2ybaB-RxTOLeaSHm3
hFefrov8Nx6o-wO2MxjAZzZBFBUzHQaGcTh8M9xvwOaQd62F6sS8khCvgz5xofAJc-bScwLUOZyuIo1Z68SznqDw
loV601QMsm4bpas–ykxhf1qawhBsptZYurRRpiCQkpHNHoz6Osze7FiOVIcmeQ2RAsB1r6kcWP0_Fj8Qf3hNIpy
1sZhRWx9lY-U4b3JKYJQH7Eqsk-LJ0XaEYbq76KQjbaIhawho9M9m8QcrkHAA1EGXDG_YQCl28Tsg9FQqtA5x3Kd
lGetnrC2lbk4Egdceo3YoIuhaHysPIp3Mi0JAL7G0LbXyOTDSND0iFZeg9fapuXVg15V5en63qpoLyuMp7CdNviH

Очрашу бай һәм күппланлы булды: Рәмзия Зиһаншина журналның яңа санында басылып чыккан үзенең шигырьләрен укыды. 
Июнь чыгарылышының проза һәм публицистика материаллары турында фикер алышу программада зур урын алып торды.
Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзатуллова авторлыгындагы «Күке», Халидә Галимованың «Баҗай мунчасы» әсәрләренә аерым игътибар бирелде.
Чара Габдулла Тукай шигыренә «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: