«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

24 июньдә Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Ачык һава астында китапханә» дигән җәйге уку залы эшләде. Көн бик актив, спорт белән катнаш һәм тату рухта узды!
Сәламәт тормыш рәвеше һәм хәрәкәт яратучылар өчен «Җәйге күңел ачулар» дигән уен программасы уздырдылар. Балалар бик теләп күңелле бәйгеләрдә катнашты, спорт викториналары сорауларына җавап бирде һәм хәрәкәттән ләззәт алды. «Хәрәкәтчән уеннар тупланмасы» мәйданчыгы эшләде.
Матурлык һәм көчтән илһам эзләүчеләр өчен китапханәчеләр «О спорт, син үзең бер дөнья!» дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда спортны данлаучы рәссамнарның картиналары, шулай ук дөнья рекордлары, легендар чемпионнар һәм сәламәт тормыш рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Чарага килүчеләр спортның чын сәнгать булуына тагын бер кат инанды!
Шигърият һәм проза сөючеләр өчен «Әдәби алан» дигән шигъри сәгать узды. Чакырылган язучылар һәм шагыйрьләр шигырьләр укыды, шулай ук «Мәйдан» журналының июнь санында эшләре басылып чыккан авторларның мәкаләләре һәм хикәяләре анализланды. Кунаклар чыгышларны кызыксынып тыңлады, әдәбиятчыларга сораулар бирде һәм бик теләп хәзерге заман сүз дөньясына кереп чумды. Авторлар белән җанлы аралашу барлык әдәбият сөючеләр өчен чын бүләк булды. 

1uGmA0XLdpuOXbQP36OaBM4IJrMI89C0aixxvMBxmIBA1O2pssi5qi8W5eVClVva4gww6YcF8dj_BNCFRLH-c0vm
dFDVJgceUr_4fo-CTQkkuEPzCCzQPd5lvDL4ZrOg0gOgNNRbWjc55bJvRPjU9nMejk19nM8fUXU0VmHAEQ2D1YCW
e1yTLbvoQzegqmPyoT8j5gfCyOsh3LARgoZoucHQIcfOTiIT7o-cUtjjq0B5RJfSG5Eev81b_AyY_sGdhAwCG39K
hFefrov8Nx6o-wO2MxjAZzZBFBUzHQaGcTh8M9xvwOaQd62F6sS8khCvgz5xofAJc-bScwLUOZyuIo1Z68SznqDw
loV601QMsm4bpas–ykxhf1qawhBsptZYurRRpiCQkpHNHoz6Osze7FiOVIcmeQ2RAsB1r6kcWP0_Fj8Qf3hNIpy
-R_b9So7grP7H5x4-NgM37-GygLSyZ8eXaPm_SBwLWUVgengf_UAsCEa_PO2aaMLqD4SADcnoOh-Xj-RyF_TtLZn
RtN4Sgc1a1Wc7B9wi3geGb4Mc5wzQVPn4IfFOu93tXs5ucf9gMmZxWvhYzi2KLif83CwULWd7HLu-yw7GNbOXYJG
ZAiWOB9rNds8tuLkL5qYCMaLGxn2P1clF6YGUIyijQIc2suM99UuxtWcqqiCRHguwJobsDQVymEKdD2qRZMeL2rJ

Өстәл уеннары яратучылар өчен «Дуслар өчен уеннар» эшләде. Программага классик лото, пазлы, нардлар, шашкалар һәм шахматлар, мавыктыргыч башваткычлар, заманча хитлар һ.б.лар керде. Кунакларны «Манара», «Дөнья могҗизалары», «Магнитлы көрәш», «Баскетбол» һәм башка бик күп өстәл маҗаралары көтте. 
Һәм гадәт буенча көне буе «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы эшләде. Һәркем үз китапларын алып килә һәм яңаларын алып, аларга икенче тормыш бүләк итә алды. 
Җәйге уку залында кунаклар күтәренке кәеф, спорт дәрте, иҗади илһамлану, уен азарты һәм саф һавада уңай тәэсирләр алды. Барысын да уеннарда, викториналарда, шигърияттә һәм укуда җиңүгә әзерлек берләштерде!

#летовтатарстане #айдагулять

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: