«Китапханә белән җир тирәли» әдәби-уен программасы (6+)

24 июньдә мәктәп яны лагере өчен 23 нче санлы китапханәдә «Китапханә белән җир тирәли» дигән әдәби-уен программасы узды.
Балалар китапханә диварларыннан чыкмыйча гына, чын җир тирәли сәяхәт кылды. Яшь укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, гаҗәеп тарихлар белән танышу һәм, әлбәттә, яраткан әдәби геройлар белән очрашу көтте!

23ф. Литературно-игровая программа «С библиотекой вокруг света» (6 ) ( (2)
23ф. Литературно-игровая программа «С библиотекой вокруг света» (6 )
23ф. Литературно-игровая программа «С библиотекой вокруг света» (6 ) (
23ф. Литературно-игровая программа «С библиотекой вокруг света» (6 ) (1)

Һәр бирем билгеле бер континент яки илгә багышланган иде. Балалар берсен-берсе уздырып кызыклы табышмакларны чиште һәм викторина сорауларына җавап бирде. «Тылсымлы капчык» уены азарт белән үтте, анда әйберне танырга гына түгел, ә аның безгә кайсы илдән килүе турында уйларга кирәк булды.
Чара төрле илләрнең музыка ритмнары астында дәртле биюләр белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: