«Шәһәрем табигате» уен-сәяхәте (0+)

17 нче санлы китапханәнең яшь укучылары туган як буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты — һәм безнең әйләнә-тирәбездәге табигать турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде!

17ф. Природа моего города
17ф. природа моего города1
17ф. Природа моего города2
Алар яшеллекләрнең никадәр мөһим булуы турында фикер алышты: парклар, скверлар һәм бульварлар шәһәргә гүзәллек биреп кенә калмый, ә уңайлы мохит тудырырга һәм чиста һаваны сакларга да ярдәм итә. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булуның һәм аны кайгыртуның никадәр әһәмиятле булуына аерым басым ясалды. 
Ә аннан соң иң кызыклысы башланды! Балалар азарт белән танып белү уеннарында катнашты һәм үсемлекләр, хайваннар турында табышмаклар чиште. Барысына да «Яфрак буенча агачны таны» һәм «Кем урманда яши?» уеннары аеруча ошады — балалар яхшы белемнәрен һәи энтузиазмнарын күрсәтте!
Очрашу азагында яшь тикшеренүчеләр чәчәк түтәле аппликациясе ясады һәм һәркем ничек итеп яшеллекләрне саклый алуы турында: паркларда чүпләмәскә, шимбә өмәләрендә катнашырга һәм агачлар утыртырга дигән идеяләре белән уртаклашты. 
Барлык катнашучыларга активлыклары һәм ихлас кызыксынулары өчен рәхмәт! Табигатькә мәхәббәт безнең балаларыбыз белән бергә үссен!

#ПриродаРодногоКрая #БережёмПрироду #ЭкологическоеВоспитание

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: