«Вакыт детективлары: онытылган сандык сере» җәйге квест (6+)

Кояшлы җәйге бер көнне 6 яшьтән өлкәнрәк яшь тикшеренүчеләрне үзенә җыйган «Вакыт детективллары: онытылган сандык сере» дигән мавыктыргыч квест узды. 
Уен ачылу тантанасыннан башланды: алып баручы катнашучыларны серле атмосферага алып кереп китте һәм бурычны игълан итте — күп еллар элек яшерелгән борынгы санлык серен ачарга, ә моның өчен төрле чорларга чәчелгән «вакыт ачкычлары»н табарга кирәк иде. 
Балалар 7–8 кешелек 4 командага бүленде — һәрберсе маршрут кәгазе һәм билгеләнгән станцияләр белән карта алды, анда аларны кызыклы сынаулар көтте. Һәр станциядә катнашучыларны ярдәмче персонажлар көтте һәм тематик биремнәр үтәргә тәкъдим итте. 
«Пушкин аллеясы» станциясендә балалар бик теләп А. С. Пушкин әсәрләрен искә төшерде һәм укыды, аннан соң аның әкиятләренең берсенә иллюстрация белән пазлны җыйды.
Киләсе тукталыш — «Борынгы бабалар теле» станциясе: монда балаларга борынгы рус сүзләрен белергә, аларга туры килүче заманча сүзләр сайларга һәм берничә халык мәкаленең мәгънәсен аңлатырга кирәк булды. 

5v7V1ewg4MtsuRtlmX6bpzW3n0vP5R2A1BuRQDBFM5aYslNVQZxuOeQTpei0HiZhI_rOn-Jt9NlP-0ruwdAv_n7n
d0ZunZATtTL2yf4rbuRK6lIECFdQZ6d4syswNeS9j77PcnnkFIircl5a2oBkI0ePoROjDbwXRw9gEv0mg6I7WISB
fCyvHnGD8exiSQXdgKZKFQ43XAHg-eO22Yif2QObdDx8bU366j4OKvISF6VMsU59ZGCPkTFFXvMJDVGt5ZaVX0fx
GioYkSlPnloPXtyNMj7bjRRoLKEvK-5ljkJh3c3Jus41q2m58UFDe4YoT3ZMltv43bnWDnLAzmnweJ2dJYL7cSJI
hwnWsLUuifJQ68-P_3WnFUBsc-37mFhfbi9aAM3HAm-a2c9uIH23MAlaajZvHoLxOUq09vEctywsZljfz3YkS7n1
xlFrP8CIHUxQmhW-21K3Xl63rpxsgcCF_OwXeoeefBcP2YBC9vDWmH4uEa3eETOhyc29G3OZRoeUaPDVkVXpg1n8

«Россия символлары» станциясе катнашучыларның туган ил турында белемнәрен тикшерде: кисәкләрдән россия байрагын җыярга, дәүләт символларын атарга һәм тархның төп вакыйгалары һәм гореф-гадәтләр турында сорауларга җавап бирергә кирәк булды. 
«Фольклор тыкрыгы»нда атмосфера тагын да күңеллерәккә әйләнде: балалар халык җырлары җырлады, әйлән-бәйлән әйләнде һәм кыска халык әкиятләре сөйләде. 
Соңгы станция — «Сандык серләре» — катнашучыларга соңгы сынауны тәкъдим итте: катлаулы шифрны һәм башваткычны чишәргә. Биремне уңышлы үтәү командаларга сандык яшерелгән урын күрсәтелгән карта кисәкләре алып килде. 
Барлык станцияләрне үткәннән соң, командалар берләште, карта кисәкләрен кушты һәм сандык эзләп юлга чыкты — тиздән онытылган сандык табылды! Аның эчендә балаларны лаеклы бүләкләре көтте: рус әкиятләре китаплары, Пушкин шигырьләре җыентыклары һәм татлы призлар.
Бар командалар да биремнәрне уңышлы җиңеп чыкты һәм бик күп уңай хисләр алды. Квестның форматы актив җәйге ял өчен бик яхшы булды, ә укытучылар һәм ата-аналар аның мавыктыргыч кына түгел, ә файдалы да булуын билгеләп үтте, ул балаларда Россия тарихына, мәдәниятенә һәм әдәбиятына карата кызыксыну уятты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: