«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залына чакырабыз (0+)

17 июньдә 15:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы балаларны һәм өлкәннәрне Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкка чакыра. Бик күңелле, шау-шулы һәм кызыклы булачак!
Табигать һәм табышмаклар сөючеләр өчен — «Табигый утраучык» китапханә викторинасы. Балаларга урман табышмакларын чишәргә, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерергә, бәйгеләрдә катнашырга һәм танылган язучыларның табигать турында әсәрләрен никадәр яхшы белүләрен күрсәтергә кирәк булачак.  
Өстәл уеннарыннан башка яши алмаучылар өчен — ике уен программасы бервакытта! «Күңелле уеннар» һәм «Китапханәдә уеннар» бер зур уен көненә берләшә. Шахматлар һәм шашкалар, домино һәм лото, пазллар һәм башваткычлар — классика һәрвакыт безнең белән. Шулай ук — «Эрудит», «Каркассон», «Крокодил» һәм башка заманча хитлар. Үзегез генә яки дусларыгыз белән бергә уйнарга килегез — бар кешегә дә урын җитәчәк!
Китап битләрен ачып, яңа мәгълүматлар белергә яратучылар өчен — «Укы, актар, кара!» күзәтү күргәзмәсе. Өлкәннәргә — «Вокруг света», «Наука и жизнь», «Смена», «Лиза», «ЗОЖ», «Приусадебное хозяйство». Балаларга — «Непоседа», «Мурзилка», «Весёлые уроки», «Мир техники для детей», «Классный журнал», «Почемучкам обо всём на свете», «Вот!» һ.б. матур рәсемле журналлар.
Һәм, әлбәттә, «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы — ккитаплар – китапка, шатлык шатлыкка алмаша. 
Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. Сезне 17 июнь көнне китапханә каршындагы мәйданчыкта көтеп калабыз. Үзегез белән яхшы кәефегезне алып килегез — калганы шунда табылыр!

#летовтатарстане#айдагулять

Поделиться: