Яшь блогерларга киңәшләр (6+)

15 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсендә ел саен 14 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара яшь блогерлар көне кысаларында гамәли дәрес узды. 
Бу көнне балалар заманча медиа дөньясы турындла гына белеп калмады, ә үзләрен чын блогерлар роленә куеп карады. 

IMG_20260615_110906_516
IMG_20260615_110906_566
IMG_20260615_110906_610
IMG20260615110458

Китапханәче белән бергә катнашучылар уңышлы блогерның нинди белемнәргә һәм яхшы шәхси сыйфатларга ия  булырга тиешлеге турында фикер алышты, шулай ук кызыклы һәм сыйфатлы контекст булдырырга ярдәм итүч техник кораллар белән танышты. Иҗади үз-үзеңне күрсәтүгә аерым игътибар бирелде: һәркем үзен шәхси блогы авторы итеп күзадына китерә һәм бар дөньяга сөйлисе килгән гаҗәеп тарихлар белән уртаклаша алды.
Очрашу күңелле сюрприз белән тәмамланды — балалар, бик күп уңай хисләр алып,  компьютер уеннары артында ял итә алды. .

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: