«Күңелле рекордлар» уен программасы (6+)

10 июньдә Шәһәр үзәк китапханәсендә мәктәп яны лагере балалары өчен матур һәм күңелле чара узды. Ул чын дуслык, җитезлек һәм күңелле ярышлар бәйрәменә әйләнде. Балалар өчен тапкырлык, тизлек һәм команда рухы таләп итүче мавыктыргыч эстафеталар әзерләнгән иде: «Каршылыклар белән йөгерү», «Сикергечләр», «Төз атучы», «Туплы эстафета» һәм башка кызыклы биремнәр.

5nEcx5jCC_sYQ0raYga1NRHTs-Gzv2Bb_jGbYuwg52duzyhg7epuEUKsChZDufpN4Mc34qYUnyQXPjouVybc97Yd
81IN9oaKINh7LtWB5DR33cS0u2mH5r4OJc7C7J6VA7wpMTiHFoD7sTy7xf0Ma1cGtyahF2JS5CLaSNmWH6dWXzrT
MbR3oXFUEN7uQYm7mK1vyjcEeoqV6esEFg5AHHRmzdpbC4duL19PgCogyEEnznBsWitL-btCsb-ufvFD-5veEMLu
T2GoJX_mVLdUKFmb3ZwXWPGhVn0OlCfOdV50L1pr4CmqLdVH9pBbmTMhVsaXEBLM43sfZeLyGemHYwSC9ZmNoGCJ
Uks_ow3GLPmD1I74A3N5tS0iKXAbtIBv60iPUAhT17N_YtQNsox84ZkqwvdORf-QHPMiTc_Qpia6q-D7pFdiOhG6
UrupGzkhIt74G01HYHoQsvsxkkvaSGuPHdKKy6FI2vKpEkKkYNTlwNIkR5yMjE8_-vFoJQrCb19_280x4JjXpVes

Программа барышында балалар командада эшләргә өйрәнде, үзләренең җитезлеген һәм көчен күрсәтте, ә иң мөһиме — бик күп онытылмас хисләр һәм дәрт-дәрман алды. Атмосфера чын-чынлап бәйрәмчә булды: дәртле көйләр яңгырады, күңелле бәйгеләр үтте, көлү авазлары яңгырап торды һәм татулык сизелеп торды.
Очколар буенча кем беренче булуына карамастан, монда һәркем җиңүче булды — чөнки «Күңелле рекордлар»да иң мөһиме финишка омтылу гына түгел, ә бергәләп уйнау шатлыгы, иптәшеңә ярдәм итә белү һәм үз көчеңә ышану булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: