«Мәдәниятләр мозаикасы» танып белү-уен программасы (6+)

Россия көнен бәйрәм итәр алдыннан, 17 нче санлы китапханәнең яшь укучылары өчен Россия халыклары бердәмлеге темасына багышланган интерактив программа оештырылды. Очрашуның максаты – балаларда ил турында күптөрле мәдәниятләрнең бердәм киңлеге буларак күзаллау булдыру. 

Саф һавада узган чара катнашучыларга халыкларның мәдәни мирасына актив кереп чумарга мөмкинлек тудырды. Әңгәмә барышында балалар белемнәрен киңәйтте, туган ил турында китаплар, Россиянең төрле халыклары гореф-гадәтләре белән танышты, тематик халык табышмакларын уңышлы гына чишеп, эрудицияләрен күрсәтте.

17ф. День России1
17ф. День России2
17ф. День России3
17ф. День России
17ф. День России4
17ф. День России6

Балалар хәрәкәтчән халык уеннарында да актив катнашты. Особый интерес вызвали игры народов Кавказ, Себер һәм Идел буе халык уеннары аерым кызыксыну уятты, алар балаларга вакытларын күңелле итеп уздырырга һәм башка милләтләрнең менталитетын, көнкүрешен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. 
ТОС-50 җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә уздырылган чара патриотик тәрбия эшендә һәм үсеп килүче буын арасында мәдәниятара диалогны ныгытуда үз нәтиҗәлелеген исбатлады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: