Рус һәм совет язучысы А. Волковның тууына 135 ел

14 июньдә – рус һәм совет язучысы, драматург, тәрҗемәче, мөгаллим Александр Волковның тууына 135 ел.
Александр Волков миллионлаган укучыларга үзенең Элли исемле кыз һәм Зөбәрҗәт шәһәр турындагы китаплары белән таныш. Әмма аның балалар китаплары бердәнбер әдәби казанышы булмавы, ә әдәбиятның авторның төп эшчәнлек төре булмавы турында азлар гына беләдер. 
Александр Мелентьевич Волков 1891 елның 14 июнендә Усть-Каменогорскида отставкадагы унтер-офицер гаиләсендә туа. Математика белемен Томск укытучылар институтында ала, 1910 елда аны бетергәннән соң Колывань авылында укытучы булып эшли, аннан соң үзе укыган  Усть-Каменогорски училищесында хезмәт куя. 

Волковның гомер буена төп шөгыле танып белү булган дип кыю рәвештә әйтергә була. Ул барысыннан да яхшырак укый, үзлекетән укырга өйрәнә, телләр үзләштерә. Үзенең беренче әдәби әсәрләрен, шигырьләрен һәм пьесаларын ул революция башланыр алдыннан яза, әмма ул вакытта әле әдәбият белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәчәге турында белми. 

40 яшьлек ир-ат, ике ул атасы булган Александр Мәскәүгә күченгәч, аның язмышында көтелмәгән борылыш килеп чыга. Шунда ул инглиз телен өйрәнергә тотына, һәм көтмәгәндә аның кулына Баумның «Оз иле тылсымчысы» китабы килеп эләгә. Ул аны тәрҗемә итәргә тели, әмма тәрҗемә урынына яңа китап килеп чыга, ул Самуил Маршак хуплавы белән зур тиражларда тарала һәм шунда ук укучылар мәхәббәтен яулый. 
Әдәбият белән чын-чынлап шөгыльләнергә карар кылып, Волков җитди, өлкәннәр өчен китаплар да яза, мәсәлән, «Бойцы-невидимки», «Самолеты на войне», «Зодчие» һәм «Скитания» дигән зур тарихи романнары. Сугыш еллрында ул патриотик радиопьесалар яза, аның шигырьләренә җырлар туа. Әмма аның яшь укучылары янәдән-янә әсәрнең дәвамын язарга сорап хатлар юллый. Һәм ахыр чиктә язучы бирешә. 
Ул Элли һәм аның дуслары маҗаралары турында тагын биш китап яза. Аларның соңгысы «Тайна заброшенного замка» 1975 елда вафаты алдыннан языла. Китап, вафатыннан соң, 1982 елда бастырыла.
Язучы Александр Мелентьевич Волков 1977 елның 3 июлендә Мәскәүдә вафат була.

Поделиться: