Рыбаков А. «Бронзовая птица» (Повестьның язылуына 70 ел)

70 ел элек совет язучысы Анатолий Рыбаков «Бронзовая птица» повестен язган. Ул беренче тапкыр 1956 елда «Юность» журналының 11 һәм 12 нче саннарында басылып чыга. Бу Миша Поляков һәм аның дусларының маҗаралары турында «Кортик» (1948) китабы белән башланган һәм «Выстрел» (1975) повесте белән тәмамланган трилогиянең икенче өлеше. Ул гаҗәеп уңыш казана. 
«Бронзовая птица» әсәрендә автор «Кортик»та башланган тарихны геройларның характерларын тирәнәйтеп һәм яңа серләр өстәп дәвам итә. Повестьта вакыйгалар уртасында бакыр кош ясалган граф утарыннан ерак булмаган пионер лагеренда бара. Сюжет үзәгендә торган бу кошның сере революциягә кадәрге Россия тарихы белән бәйле. Тикшеренүләр барышында балалар җинаятьләр ача, аларны кыюлыкта һәм тапкырлыкта тикшерүче куркыныч хәлләргә тап була.

Повестьның төп темалары – дуслык, үзара ярдәм, яхшылык һәм явызлык көрәше һәм тарих белән кызыксыну. Геройларның диалоглары аларның яшен һәм характерын чагылдыра, ә табигатьне һәм пионер лагереның көнкүреш тормышын сурәтләү шул чор рухын тудыра. Автор детектив сюжетны тәрбияви роман элементлаоры белән бик оста итеп үреп бара.
«Бронзовая птица» балалар һәм яшүсмерләр арасында тиз арада популярлык казана, озак еллар совет балалар әдәбиятының иң күп укыла торган китапларының берсе була. 1973-1974 нче елларда повесть мотивлары буенча балалар өчен шул исемдәге нәфис фильм төшерелә.

Поделиться: