«Вәкаләтле вәкил белән җәй» проекты

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил тарафыннан җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануга багышланган «Вәкаләтле вәкил белән җәй» дигән яңа проект башлап җибәрелде. Әлеге инициатива республикада балачакны якты һәм күңелле генә түгел, ә куркынычсыз да итүгә юнәлтелгән.
Чара кысаларында җәйге айның һәр беренче атнасында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында кайнар линия уздыру һәм җәйге ялны социаль яктан өйрәнү планлаштырыла. 

Поделиться: