«Китаплар иле серләре» экскурсиясе (0+)

8 июньдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 23 нче санлы китапханәдә «Китаплар иле серләре» дигән экскурсия узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханәгә экскурсия – ул чын маҗара! Китапханәче китапханә турында сөйләде, монда әкиятләр дә, хайваннар турында да, ерак илләр турында да – бик күп китаплар җыелганлыгы һәм аларның үзләрен укырга алуларын көтеп ятулары турында аңлатты. Балалар һәр китапның үз урыны булуы һәм китапны тиешле урынына куймасаң, башка укучы аны таба алмаячагы турында белде. Аннан соң китапларны ничек дөрес кулланырга икәнлеге турында сөйләде. 

1. 23ф. Экскурсия «Секреты книжной страны» (0 ) – копия
2. 23ф. Экскурсия «Секреты книжной страны» (0 )
3. 23ф. Экскурсия «Секреты книжной страны» (0 )

Нәниләр китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да белде: монда башкаларга комачау итмәс өчен тыныч кына сөйләшергә һәм барлык китапларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк. Экскурсия тагын да кызыклырак булсын өчен, китапханәче матур рәсемле балалар журналларын күрсәтте һәм үзләренә ошаган теләсә кайсы китап яки журналны сайлап алырга, аны актарырга һәм матур иллюстрацияләрне карарга рөхсәт итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: