«А дан Яга кадәр безнең шәһәр» интеллектуаль уены (6+)

Быел Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел, ә беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тула. Әлеге әһәмиятле вакыйгалар хөрмәтенә 4 июнь көнне 16 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «А дан Яга кадәр безнең шәһәр» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Чара балаларның командаларга бүленүе һәм биремнәр белән конвертлар алуыннан башланды.

20260604_102428
20260604_102804
20260604_104233
20260604_104658
20260604_105509
20260604_111753

Алга таба уенда катнашучылар Яр Чаллы турында видеоролик карады һәм алган биремнәрен башкарырга кереште. Аларга шәһәр тарихына багышланган сорауларга җавап бирергә, шәһәребездә танылган һәйкәлне һәм аның шәүләсен туры китерергә, «КАМАЗ» автомобиле сурәтен төзергә һәм аның тибын ачыкларга һәм шәһәрдә очратырга мөмкин булган хайваннарын билгеләргә кирәк булды. Чара вакытында балалар «Безнең шәһәр», «Без шәһәр буйлап атлыйбыз» дигән физкультминутларда актив катнашты. Уен азагында барысы да тату итеп Чаллы гимнын башкарды. Жюри нәтиҗәләр чыгарды, командалар лаеклы рәвештә дипломнар алды. Очрашу вакытында кызлар һәм малайлар яраткан шзәһәребез турында яңа белемнәр алды, һәм көне буенча җитәрлек күтәренке кәеф һәм уңай хисләр туплады!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: