«Пушкин әкиятләре: гаҗәеп иҗат» әдәби вернисажы (6+)

Пушкин әкиятләре тылсымы 5 июньдә «Гренада» паркында җанланды. 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре Россиядә Пушкин көне хөрмәтенә «Пушкин әкиятләре: гаҗәеп иҗат» дигән әдәби вернисаж уздырды! Балалар  Александр Сергеевичның гаҗәеп дөньясына кереп чумды: аның балачакта нинди булуы турында белде, аның тормышыннан кызыклы хәлләрне ишетте һәм аның иҗатының иң танылган битләрен скә төшерде. Һәм әле тагын бик күп күңел ачулар һәм уеннар үткәрелде!

1780320782969
1780323982574
1780648034677

Катнашучылар батырлар көчендә һәм тапкырлыкта ярышты: «батырлар адымы»н үлчәп ярышты, зирәк Укымышлы Мәченең сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынашты.
«Балык тоту» аеруча күңелләренә хуш килде, анда катнашучылар магнитлы кармаклар ярдәмендә биремле балыклар тотты: мәсәлән, әкияттән өзекне искә төшерергә, персонажны атарга яки рифма туры китерергә. Бу чара балаларга уеннардан алган шатлык хисләре генә түгел, ә бөек шагыйрь иҗатына карата озак елларга мәхәббәт хисләре дә бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: