«А. С. Пушкин әкиятләре буйлап сәяхәт» җәйге кинозал (0+)

5 июньдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган «А. С. Пушкин әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән җәйге кинозал үткәрде.
Чара кунаклары һәр сүә тарих, зирәклек һәм туган телнең матурлыгы белән сулыш өрүче тылсымлы һәм күпкырлы классик рус әдәбияты дөньясына кереп чумды.

20260605_112800
20260605_113032

Катнашучылар яраткан әсәрләре геройларын белүдә ярышты, шигырьләрдән онытылган юлларны искә төшерде һәм теге яки бу цитатаның кайсы әкияттән алынуын ачыклады. Тыңлап кына калмыйча, үз кулларында китап тотарга яратучылар өчен «Пушкин иле» дигән тематик күргәзмә әзерләнгән иде, анда шагыйрьнең иң яхшы әсәрләре тупланды. 
Очрашу А. С. Пушкинның «Сказка о мёртвой царевне и семи богатырях» һәм «Сказка о попе и работнике его Балде» әкиятләре мотивлары буенча яраткан мультфильмнарны карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: