«Пушкинны бергәләп укыйбыз» акциясе (12+)

5 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган «Пушкинны бергәләп укыйбыз» акциясе узды. 
«Пушкинны бергәләп укыйбыз» XXVI төбәкара акциясе  А. С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Саратов өлкә китапханәсе тарафыннан оештырылды. Ул чирек гасырдан артык инде бөтен ил һәм аннан читтә яшәүче рус әдәбиятын сөючеләрне берләштерә. Инициатива рус классикасын популярлаштыру эшендә, туган телне саклау һәм грамоталылыкны үстерүгә булышуда китапханә һәм педагогияне берләштерүгә юнәлдерелгән. 

Чарада «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге активистлары катнашты. Укучылар бөек рус шагыйре биографиясенең төп этапларына багышланган документаль фильмны карады.

IMG_20260604_150415
IMG_20260604_151008
IMG_20260604_152852_858
IMG_20260604_152852_877
IMG_20260604_155113_578

Күргәннәре турында фикер алышканнан соң? катнашучылар программаның икенче өлешенә — «Рус сүзенең алтын гасыры» дигән интеллектуаль уен-квизга күчте. Яшьләр  «Батырлар» һәм «Патша кызлары» дигән ике командага бүленде һәм «Геройны таны», «Блиц-сораштыру», «Юлны дәвам ит», «Әйбер буенча әсәрне таны» дигән берничә турда ярышты.
Чара балаларның белем дәрәҗәсен тикшереп кенә калмады, ә команда рухын һәм классик әдәбиятка мәхәббәтне үстерергә ярдәм итте.
#ЧИТАЕМПУШКИНАВМЕСТЕ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: