«Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар» уен программасы (6+)

3 июньдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре  «Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар» уен программасы белән «43 нче комплекс» җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан оештырылган балачак бәйрәменә кушылды. Чара башында балалар Балаларны яклау көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында белде. Аннан соң төрле бәйгеләрдә катнаштылар: «алтын балыклар» тоттылар һәм һәр балыкта күрсәтелгән биремнәрне үтәделәр, кызыксынып кроссвордлар һәм филвордларны чиштеләр, һәм шулай ук А.С. Пушкин әкиятләре һәм Г. Тукай әсәрләре буенча пазллар җыйдылар.

20260603_163039
20260603_163156
20260603_163637
20260603_163643
20260603_164852
20260603_170148
IMG_20260603_162928
IMG_20260603_163515

Очрашуда катнашучылар «Дүртенчесе артык» һәм «Әкият геройлары» мемо уеннарында актив катнашып, үзләренең белемнәрен, логикаларын һәм бай күзаллау сәләтен күрсәтте. Бәйгеләрнең берсе юбилей датасына – беренче «КАМАЗ-5320» автомобиле чыгарылуга 50 ел булуга багышланды: кызлар һәм малайлар «КАМАЗ» автомобильләре модельләрен җыйды һәм аларның исемнәрен атады. Чара азагында барлык катнашучылар татлы призлар алды, һәм китапханәче балаларны җәйге каникуллар вакытында китапханәгә ешрак килергә, төрле чараларда катнашырга һәм кызыклы, танып белү китаплары белән танышырга чакырды. Балалар бик күп шатлыклы хис-кичерешләр алды. Чара көтеп алынган җәйге ялның ямьле башы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: