«Каникуллар сере» уен программасы (6+)

Җәй һәм каникуллар сере – көч җыю, яңа кичерешләр алу һәм дуслар белән аралашу. Уен программасында катнашучылар – «Кояшлы шәһәр» мәктәп яны лагере балалары Каникуллар серен эзләргә кузгалды. Аларга 3 станция үтәргә кирәк булды. «Драйв һәм көлү» станциясендә укучылар Каникуллар серенең актив хәрәкәттә, дуслыкта, уеннарда, аралашуда булуын билгеләп үтте. «Кагыйдәләрсез шатлык» һәм «Атомнар һәм молекулалар» уеннары яхшы кәеф тудырды. 

13 ф. 04.06.26 Игровая программа Секрет каникул 1
13 ф. 04.06.26 Игровая программа Секрет каникул 3
13 ф. 04.06.2026 Игровая программа Секрет каникул 4
13 ф. 04.06.2026 Игровая программа Секрет каникул 2
13 ф. 04.06.2026 Игровая программа Секрет каникул 5

«Җәй капкыны» станциясендә балалар июнь, мәктәп яны лагере, китапханә турында хатирә әзерләде һәм кипкән үләннәр, чәчәкләр һәм үтәкүренмәле слюдадан уникаль китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класста катнашты. Гербарийны җыю – чарада катнашучыларның яңа күнекмәсе һәм чираттагы Каникуллар сере. 
«Үткен күз» станциясендә балаларны парлап эш сынаулары көтте. Һәр парның рәсемле кәгазь бите һәм уен шакмаклары бар иде. Парның бурычы – 3 минут эчендә барысыннан да күбрәк табыш җыярга. «Карандашлар белән тартма» уенында китапханәче кызык хикәя укыды, балалар «карандаш» сүзе яңгыраган саен карандашлар җыйды. Иң җитезе җиңүче булды.
Вакыи бик тиз һәм күңелле үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: