«Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме (0+)

3 июньдә Шәһәр үзәк китапханәсендә балалар өчен Сабантуй узды. Бәйрәм җырлы-биюле котлаулардан башланды. Яшь талантларның дәртле җырлары бар тамашачының кәефен күтәрде һәм балалар бәйрәме рухына тагын да күбрәк ямь өстәде. Үзләренең чыгышлары белән шәһәребез язучылары да куандырды, алар үзләренең балалар өчен язган шигырьләрен укыды. 
Иҗат итәргә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар өчен кул эше осталары ярминкәсе оештырылды. Теләге булган һәркем үз куллары белән бүләк ясады һәм бик күп уңай хисләр алды. 

WPng3UmO37jHYhjP5mdn1leF6GFgCoI0yHndszRGpxRsyCM6KCkg3qaqpjE_vpdSwZV9Wu712gopeJoj60gs7Id5
4Rur19Bh-JMPo1bJEzTWvPQlyMDj3cjY3oytJqhbasWae_eLvw-LXi_dBdeFEMoFU-L8mdGSL3amIx-BXACJi3Bo
9NJV3ci3lEe4YfOSY9eOI6ytYSSybUYRr7ZwCxQCRguyPKBypxoq1Z3T5f5zZZ3nfTh7neJ09osl4YF-gSmWw8WK
h438TULVaVnGPM9RICC1zXFdkeKwvWjIdGqqv0ds8u9_nzKjcPMXiAYar4Ouo48iNEcnmFnpowWR9pqhSHxZkUpV
HTQFU346guEFEcOf7Q3K8pVFFk8AjnppF5R0HLtWic3qo2yM3vqZBk2Mq_mUyxyxREnjFFO3s8yFKYNBZJ1hg6ej
itBluawtz–xERBRFRxoAMYJLFVQ9RCA0KEUIw58KAknuPh0vy28NTL9PRSvJoDPjjy2DAQxO2rAbFVMJgav28jV
p4fzdlOptYp5jEf_XLPWv3HyhBlFDrPYwXN41eoNa45F70tiSN11gZmHtrEFib53ekTkGCBjKBvdHl_7gn0A4hs8
wi8zbp-t8qVZTVyhai6I3QkUIZnKst9ylX65cJ8PqyHkPo6-7ONJ3z9y8oPbb5BKks0VGhQE_cJ5b7vkHRSo55Pu
acRzrIWhGiS6NmwdI9JXPMETVqghH2EMunl9vj5DIFre0dCzvJGGKDpUqAQd0e97SMYTancDDISW6xwfcMoTlMri
-YAB19mPTzRkV6DEbWDaLuRMAuuoiM4bQ-Ln-q_ctLQcimAHNeLOK–IKrecJxDIxoWbZmnkQIRMVp6YrfB7LAOg
YqZAWHUR3aRAKmtCr_54I87i2avmiHUAQL90yyw4uHdnbMGVccYvvmBDaR1a1BfxHpCJBrbTOBJ6w2hq19-AHnAp
ZOw6dTOVm0jAxSCNu9YvWsOlVT3T2IUo2rt335qbHYULQpZ-z4tVxgyI473MewNug1eGw4_TtK7vH3vkv78kJCMa

Халык уеннары һәм күңел ачуларыннан башка Сабантуй була димени?! Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, кунаклар чын күңелдән шаяра һәм хәрәкәтчән уеннарда көч сынаша алды. Теләге булганнар Калак белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тарту» һәм  «Бүләкләр кисеп алу» кебек уеннарда катнашты. Барлык бәйге һәм уеннарда катнашучылар призлар белән бүләкләнде. 
Әлеге чарага нәтиҗә ясап, бәйрәм уңышлы үтте дип һич шиксез әйтә алабыз! Сабантуй көлү авазлары, күңел ачу һәм дуслык рухында үтте. Өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмнән канәгать калды, беркем дә бүләксез кайтып китмәде.

#летовтатарстане #айдагулять

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: