«Идел мотивлары» күргәзмәсе ачылу (12+)

5 июнь көнне 15:00 сәгатьтә барлык сәнгать сөючеләрне Самара рәссамы Николай Алексеевич Изевлинның шәхси сәнгать күргәзмәсе ачу тантанасына чакырабыз.
Аның сәнгатькә килгән юлы гадәти түгел. Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы буларак ул озак еллар катлаулы хокук саклау дөньясында хезмәт куя. Әмма бик күптән түгел Николай Алексеевич үзе өчен иҗат дөньясын ача, анда үз хис-кичерешләрен башкача – пумала һәм буяулар ярдәмендә чагылдыру ысулын таба. 
Аның эшләренең төп темасы — туган як. Балачактан таныш пейзажлар һәм әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгыннан илһам алып, автор үз хисләренең бөтен тирәнлеген һәм тормыш тәҗрибәсен рәсемгә күчерә. 
Керү ирекле.

Поделиться: