«Дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре» виртуаль экскурсия (12+)

Китапханә — кешелек хәтере. Чөнки анда күп гасырлар һәм халыкларның белемнәре саклана. 
25 майда 10 нчы санлы китапханә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларны Новосибирск өлкәсе яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларындагы чарага чакырды. 

10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Знакомство с библиотеками мира
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Поздравление
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира»
Электрон презентация ярдәмендә китапханәче кунакларны дөньяның иң борынгы, иң матур һәм иң заманча китапханәләре белән таныштырды: бу – Александрия китапханәсе, Колумбиядәге китапханә-парк, Франциядәге Луи Нюсера китапханәсе, Италиядәге Сандро Пенны исемендәге китапханә, Канзас китапханәсе, Лондондагы Пэкхем китапханәсе һ.б.лар.

Чарада катнашучылар үзләре өчен кызыклы китап йорты дөньясын – үзенең архитектурасы, күптөрле үзенчәлекләре һәм мәһабәтлелеге белән шаккатыручы дөнья китапханәләрен ачты. 
Чара азагында үзәкнең психологы Горячева Надежда Анатольевна китапханәчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм катнашучылар да аңа кушылды. 
#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ #пишубиблиотечныйдиктант2026

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: