«Акыллы уйлар бинасында» китапханә ишегалды (0+)

Ачык ишекләр көне кысаларында 21 майда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге микрорайон ишегалды мәйданчыгында «Акыллы уйлар бинасында» китапханә ишегалды чарасы уздырды. Анда килүчеләр китапханә тарихы, аның хәзерге мөмкинлекләре турында белде. 

1779372159428
1779372159444
1779372159468

Кунаклар «Әдәби пазллар» уенында катнашты, анда әсәрләргә иллюстрация белән рәсемнәрне җыйды һәм авторларны атады, шулай ук «Тасвирлаган буенча геройны бел» викторинасы сорауларына җавап бирде. Катнашучылар кызыксынып биремнәр үтәде, әдәби әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәтте. Чара балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: