«Уку иленә рәхим итегез» танышу экскурсиясе (0+)

21 майда, Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан, 8 нче санлы балалар китапханәсе китап сөючеләр өчен үз ишекләрен ачты һәм «Уку иленә рәхим итегез» дигән танышу экскурсиясе уздырды.

1 20260521_101334
2 20260521_101535
3 20260521_102738
4 IMG_4602
5 20260521_104007

Балалар «китаплар иленә» мавыктыргыч сәяхәт кылды. Анда, яраткан басмалар битләрендә, игелек нуры чәчүче һәм гаҗәеп маҗаралар бүләк итүче әкият геройлары яши. Китапханәчеләр әлеге гаҗәеп дөньяда озата баручылар булды, тышлыклар артында яшерелгән белемнәр хәзинәе турында бәян итте, китапларга карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтте һәм китапханәне куллану серләрен ачты. Балалар башлары белән әдәби каледйоскопка кереп чумды: «Әкиятләр белгечләре» викторинасында белемнәрен күрсәтте, мавыктыргыч бәйгедә «Яраткан китап битләре» буйлап үтте һәм «Укыйбыз-уйныйбыз» уенлы укуында фантазияләрен эшкә җикте. Бу көн яшь укучыларга күркәм һәм гаҗәеп китаплар дөньясы белән очрашу шатлыгы бүләк иткән чын бәйрәм булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: