«Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык»: әдәби-музыкаль композиция
12 нче май көнне 12 нче татар китапханәсе Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан «Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция уздырды. Әдәби-музыкаль кичә барышында китапханәче сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез, ветераннарыбыз язмышлары хакында сөйләде, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Укучылар игътибарына «Буыннар» исемле кыска метражлы нәфис фильм күрсәтелде. Балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар: сугыш турында шигырьләр, җырлар җырладылар. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды. |