«Китап анатомиясе: өлешләргә бүлеп карыйбыз» китапханә дәресе (6+)

19 майда Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап анатомиясе: өлешләргә бүлеп карыйбыз» дигән китапханә дәресе уздырды. Китапны сайлаганда ярдәм итүче китап элементларын азлар гына белми. Һәр китап үзе турында бик күп нәрсә сөйли. Дустыбыз китапны яхшырак белергә генә кирәк. Һәм менә дәрес вакытында балалар китап белән якыннанрак танышты: китапның төзелеше, аның нинди элементлардан торуы. 

20260508_081216
20260508_081300
20260508_091444
20260508_091715
20260508_092034
20260508_093547

Катнашучыларга аннотация, форзац, фронтиспис, китапны төпләүнең – тышлыктан,  бүлекләр исемлегенең эчтәлектән аермасы, кереш сүз һәм соңгы сүз нәрсә икәнлеге турында белү бик кызыклы булды. Укучылар шулай ук титул бите һәм китапның библиографик тасвирламасы белән танышты һәм аларның нинңи мәгълүматтан торуын белде. Дәреснең икенче өлешендә балалар алган белемнәрен гамәлдә ныгытты. Очрашу барышында анда катнашучылар китап белән мөстәкыйль эшнең беренче күнекмәләрен алды. Чара азагында кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән китапның тууы турында видеосюжет карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: