«Ромашка – бәхет символы» уен программасы (0+)

15 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе Марат Бибишев исемендәге театраль паркта узган Халыкара гаилә көненә багышланган «Бар нәрсә гаиләдән башлана» дигән бәйрәм чарасында актив катнашты һәм «Ромашка – бәхет символы» дигән уен программасы үткәрде.

1 20260515_162059
2 image-16-05-26-09-06-3
4 420260515_165245
5 image-16-05-26-08-57-4
6 IMG_20260516_080948_098

Паркка килүчеләр зур энтузиазм белән күңелле ял рухына кереп чумды, «Күңелле урындыклар» һәм «Патша Манара» дигән мавыктыргыч уеннарда актив катнашты. Өстәл уеннары балаларны гына түгел, ә азарт белән уенга кушылган өлкәннәрне дә кызыксындырды. Катнашучылар мавыгу һәм игътибар белән, иң биек, нык һәм сокландыргыч конструкция ясарга тырышып, төрле тестәге элементларны тезде. Иң активлар татлы призлар һәм китапханә адресы язылган ромашкалар алды. 
Саф һавада үткән бәйрәм катнашучыларга онытылмас кичерешләр, уңай хисләр, шатлык һәм куанычлар бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: