Шәһәр үзәк китапханәсендә Ачык ишекләр көне (0+)

2026 елның 21 маенда Шәһәр үзәк китапханәсе теләге булган һәркем өчен ишекләрен ача! Төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган укучыларны көнне әдәбият, иҗат һәм ачөышлар дөньясында уздырырга чакырабыз. Барлык чаралар – бушлай.

Көн программасы
10:00 – 15:00
«Әдәбият иленә ишек ач» экскурсиясе (6+)
Китап битләрендә шәһәр тарихы җанланучы әдәбият тарихы музее буйлап сәяхәт. Экскурсияләр көн дәвамында уза.  
10:00
«Исәнме, китаплар иле» театральләштерелгән экскурсия (6+)
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен – әкият геройлары белән очрашу, табышмаклар, викториналар һәм китап кыстыргычы ясау буенча мастер‑класс. Тылсымлы китапханә дөньясына кереп чуму.
11:00
«Без китаплар укыйбыз, кул эшләре белән шөгыльләнәбез, уйныйбыз» әдәби-уен программасы (0+)
Кычкырып укулар, яраткан сюжетлар буенча фикер алышулар, катлаулы викторина сораулары. Иҗади остаханәдә һәркем китап мотивлары буенча кул эшләнмәсе ясаячак, ә программаны күңелле хәрәкәтчән уены һәм тематик зонада фотосессия тәмамлаячак. 
13:00
«Алиһә белән очрашу» шигъри мәйданчык (12+)
Буыннар очрашу урыны: тәҗрибәле шагыйрьләр осталык серләре белән уртаклашачак, яшь авторлар үз шигырьләрен укыячак һәм тыңлаучыларын табачак. Укырга яки илһам алырга килегез!
14:00
«Россия – халыклар мозаикасы» китап күргәзмәсенә күзәтү (6+)
Төрле мәдәниятләрнең гореф-гадәтләре, уеннары һәм әкиятләре турында матур басмалар. Илебез халыкларының үз мирасларын саклаулары турында белегез, һәм бергәләп китап «мозаика кисәкләреннән» тату Ватаныбыз образын җыегыз.
15:00
Өстәл уеннары калейдоскобы (12+)
Абонементта – интеллектуаль шахматлар, йөрү уеннары, сюжетлы уеннар. Күңелегезгә хуш килгән уенны сайлагыз һәм башка өстәл маҗаралары сөючеләргә кушылыгыз. 
Дата: 2026 елның 21 мае
Вакыты: 10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр
Урын: Шәһәр үзәк китапханәсе, Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14 А
Керү: барлык чараларга да керү ирекле

Тулырак мәгълүмат алу һәм төркемле экскурсияләргә алдан язылу өчен телефон: 70-02-26 яисә соцчелтәрләрдә китапханә төркемендә.

Сезне кунакка көтеп калабыз – бергәләп әдәбият иленә ишек ачарбыз!

Поделиться: