«Укучы гаилә көне» гаилә турниры (12+)

15 майда 23 нче санлы китапханәдә Халыкара гаилә көне кысаларында «Укучы гаилә көне» дигән гаилә турниры узды.
Турнирда әбиләр һәм оныклар катнашты. Һәр гаилә аерым команда булды. Катнашучыларга берничә гади булмаган сынауны үтәргә тәкъдим ителде. «Әкиятне таны» бәйгесе укылган китапларны белүләрен күрсәтергә ярдәм итте, анда әкияттәге әйберләр буенча әсәрне ачыкларга кирәк булды. «Әдәби викторина»да командаларга китап авторын һәм аның геройларын белергә кирәк булды. Балалар бик теләп китап турында табышмаклар бәйгесендә катнашты. Шулай ук  «Кем тизрәк мәкальне җыяр», «Иң, иң… белемле» кебек башка бәйгеләр дә бик кызыклы үтте, анда командалар балалар язучылары фамилияләрен бер минутта язарга тиеш булды.

23ф. Семейный турнир «День читающей семьи» (12 ) (1)
23ф. Семейный турнир «День читающей семьи» (12 ) (4)
23ф. Семейный турнир «День читающей семьи» (12 ) (3)

Барлык гаилә командалары тәкъдим ителгән биремнәрне намус белән җиңеп чыкты. Һәр гаилә җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. 
Чара җылы һәм дустанә рухта узды, кунакларда бик күп хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: